news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

175 нче гимназия укучылары өчен Соңгы кыңгырау бәйрәме 174 нче мәктәптә була

Әлегә бәйрәмнең форматы тәгаен билгеле түгел.

175 нче гимназия укучылары өчен Соңгы кыңгырау бәйрәме 174 нче мәктәптә була
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның 175нче гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау бәйрәме 174нче мәктәптә булачак.

«Нәкъ бер атнадан, 22 майда, 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлаячак. 175нче гимназиянең 9 һәм 11нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау үз мәктәпләрендә түгел, ә 174нче мәктәптә яңгыраячак», — диде Казанның Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Әхмәтов 174нче мәктәптә журналистлар өчен оештырылган очрашуда.

Аның сүзләренчә, әлегә бәйрәмнең нинди форматта узачагы билгеле түгел. «Бу турыда сөйләшүләр булмады әле. Уртак бәйрәм булырмы, 174 һәм 175 мәктәпләр өчен аерыммы, әлегә белмибез», — дип билгеләп үтте Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары.

175нче гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучылары уку елын 174нче мәктәптә тәмамлаячак. Аларга элеккеге укытучылары белем бирәчәк. 175нче мәктәпнең 1нче класс балалары өчен ата-аналар теләге буенча, 171нче мәктәптә дежур сыйныфлар оештырылачак. Ә башка сыйныф укучылары дистанцион рәвештә белем алыр дип көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100