Татарстанда төзелешләрдә тикшерүләр кимиячәк

Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге хезмәте төзүчеләрнең, техник заказчыларның һәм башка затларның тикшерүләрен берләштерү исәбенә тикшерүләр санын киметәчәк.

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча төзелешләрдә тикшерүләр санын киметәчәк. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әгәр элегрәк бер объектта төзүчегә, заказчыга һәм генподрядчыга карата аерым тикшерүләр үткәрелгән булса, хәзер бу оешмаларга карата бер берләшкән тикшерү уздырылачак.

«Тикшерүләрнең күпмегә кыскаруын фаразларга мөмкин түгел, чөнки бу күзәтү астындагы объектлар санына, субъектлар тарафыннан тикшерүләр (төзүчеләр, подрядчылар) җибәрелә торган хәбәрләр санына бәйле», — дип аңлаттылар инспекциядә.