Түбән Кама мэры эшкә велосипедта килде

кциядә мәктәпкәчә учреждениеләр, ЗАГС хезмәткәрләре дә катнашты.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама «Эшкә — велосипедта» акциясенә кушылды. Иртәнге шәһәр буйлап, Түбән Кама мэры Айдар Метшин эшкә велосипедта килде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Күпчелек түбәнкамалылар өчен мөһим акция, булган чикләүләргә карамастан, велосипедчылар саны арта. Без шөгыльләнү өчен инфраструктура шартлары һәм мөмкинлекләр тудырырга тырышабыз, бу — спорт та, физкультура да, ял да, хәрәкәт тә…» — ди Түбән Кама мэры.

Гомумән, велосипедчылар хәрәкәте — бик яхшы юнәлеш, һәм без аны үстереп кенә калмыйлар, тарихын да өйрәнәләр. Узган ел безнең «Велики» паркында велосипед музее ачылды, ул күп кенә шәһәр халкы һәм кунаклар арасында популяр.

«Быел без Кызыл Чишмәдә урнашкан урман зонасында велотрассаны төзекләндерүнең беренче этабын башларга ниятлибез. Бу — барлык түбәнкамалыларга кирәк булган мөмкинлекләр. Мин барыгызны да велосипедка утырып, безнең матур, уңайлы шәһәребез буйлап йөрергә чакырам», — диде Айдар Метшин.

Шәһәр башлыгы үрнәгенә администрациянең күп кенә хезмәткәрләре, шул исәптән Түбән Кама муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе Артур Сафин, физкультура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Александр Клипачев, Түбән Кама муниципаль район Советы эшләре белән идарәм итүче Алексей Шеленин һәм башкалар кушылды.

Акциядә мәктәпкәчә учреждениеләр, ЗАГС хезмәткәрләре дә катнашты.