Рөстәм Миңнеханов ветераннар гаиләсен Халыкара гаилә көне белән котлады

Татарстан Президенты Петровлар гаиләсенә «оптимистлык, күтәренке рух һәм озын гомер» теләде.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннары Николай Александрович һәм Галина Михайловна Петровларны Гаилә көне белән котлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пенсионерлар Казанда яши, аларның хәлен белергә кызлары Ирина Николаевна һәм Лариса Николаевна да килгән. Ветераннар гаиләсен хөрмәтләүдә шулай ук Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Петровларны Халыкара гаилә көне, бергә гомер итүләренең юбилей елы, Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.

Татарстан Президенты бүген дә гаилә дәүләт һәм җәмгыять иминлегенең нигезе булып калуын, аның мәхәббәт, хөрмәт һәм бәйлелек чыганагы булуын әйтте.

«Сезнең уртак тормышыгыз авыр чорга туры килгән, әмма бер-берегезгә мәхәббәтегезне һәм хөрмәтегезне саклап кала алгансыз. Матур балалар тәрбияләгәнсез һәм оныклар тәрбияләүне дәвам итәсез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Петровларга бер-берсенә мәхәббәт һәм хөрмәт белән яшәүләрен теләде. «Сезгә оптимистлык, күтәренке рух һәм озын гомер телим», — дип йомгаклады ул.