Мамадышта шәһәр комлыгы территориясендә өч мунча өчен бина төзеләчәк

Мамадышта үзәк комлыкның рәсми төстә ачылышы быелга билгеләнгән.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Мамадышта үзәк комлык территориясендә өч мунча булачак. Биредә балалар һәм олылар бассейны, шулай ук өч мунча (рус мунчасы, тозлы мунча һәм хамам) өчен бина төзү планлаштырыла. Бу турыда «Нократ» газетасы яза.

Мамадышта шәһәр комлыгы Роспотребнадзорның Татарстан буенча Идарәсе рөхсәт бирүгә ачылачак. Бу хакта туры эфир вакытында район башлыгы Анатолий Иванов хәбәр итте.

Мамадышта үзәк комлыкның рәсми төстә ачылышы быелга билгеләнгән. Комлыкның түбән өлеше эшләячәк. Югары өлешендә куркынычсызлык чараларын күреп, төзелеш барачак.

«Без быел бу эшне тулысынча төгәлләргә планлаштырган идек, әмма килеп чыкмады. Хәзерге вазгыять аркасында, финанс хәл начарланды», — диде район башлыгы.

Аның сүзләренчә, төзелеш ике елда тәмамланачак

Шәһәр комлыгын 2018 елда реконструкцияли башлаганнар.