Чүплекләр Россияне экологик һәлакәткә китерергә мөмкин, дип саный эксперт

Россиядә каты көнкүреш калдыкларының 95 процентын чүплеккә озаталар.

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Күпсанлы чүплекләр Россияне экологик һәлакәткә китерергә мөмкин. Алар халыкның сәламәтлегенә йогынты ясый инде, дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына Мәскәү дәүләт университетының атказанган профессоры, химик куркынычсызлык проблемалары буенча БМО эксперты Валерий Петросян.

«Бүгенге көндә чүплекләрнең билгеле бер вакыт узгач шартлый торган бомба булуы белән инде беркем дә бәхәсләшми. Ни өчен дигәндә, чүплекләрдә супертоксикантлар хасил булуга китерә торган химик процесслар бара», - диде ул.

Шунлыктан цивилизацияле дөнья энергияне утильләштерүгә күчә. Хәзерге вакытта дөньяда 2 меңгә якын шундый предприятие эшли, шуларның 500дән артыгы - Hitachi Zosen Inova япон-швейцар консорциумының өр-яңа предприятиеләре. Аларның технологияләрен Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә төзелә торган заводта да куллану күздә тотыла.

«Безгә кешеләрдә формалашкан стереотипларны җимереп, калдыклар белән эш итүдә яңа инфраструктура булдырып һәм иң яхшы технологияләрне кулланып төзергә туры киләчәк. Һәм моңа барысы да ышанырга тиеш», - дип искәртте эксперт.