Түбән Камада полигонда чыккан янгын факты буенча тикшерү эше бара

Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге закон таләпләрен тупас һәм системалы бозган өчен, полигон эшчәнлеген суд тәртибендә туктату мәсьәләсе карала.

(Казан, 15 май, "Татар-информ"). Түбән Каманың Сарсаз-Бли авылы янында каты көнкүреш калдыклары полигонында чыккан янгын белән көрәш дәвам итә. Россия табигать күзәтчелеге КоАП 8.2 маддәсе нигезендә полигонны эксплуатацияләү технологиясен бозу факты буенча тикшерү үткәрә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Җил юнәлеше үзгәрү сәбәпле, шәһәрнең кайбер районнары төтен белән тулды. Атмосфера һавасын пычратучы булып, "ЭКСПО" ИК" ҖЧҖ полигоны тора. Белгечләр һава пробалары алды, анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, атмосферада углерод оксиды артуы билгеле.

Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге закон таләпләрен тупас һәм системалы бозган өчен, полигон эшчәнлеген суд тәртибендә туктату мәсьәләсе каралуы хәбәр ителә.

"Башкарма комитет вазгыятьне тикшереп тора, - дип белдерде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов. - Начар ис турында барлык мөрәҗәгатьләр 42-51-27, 45-66-62, 45-66-56 телефоннары аша кабул ителә. Тикшерү нәтиҗәсе турында өстәмә хәбәр ителәчәк".