"Чикләвек" интеллектуаль уеннары дәвам итә

Уеннан соң барлык килгәннәрне кичке аш һәм кызыклы программа көтә.

(Казан, 15 май, "Татар-информ"). Озын яллардан соң "Чикләвек" интеллектуаль уеннары дәвам итә. Бу хакта Татарстанның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

"1 июньдә Асадуллаев йортында сезне һәм башлы дусларыгызны икенче "Чикләвек" квизында көтәбез. Бергәләп баш ватыйк. Уеннан соң барлык килгәннәрне кичке аш һәм кызыклы программа көтә", - дип искәртә уенны оештыручылар. 

Тулырак мәгълүмат - @chiklevek_quiz Инстаграм битендә.