15 майның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре белән килде, "Музейлар төне" программасы билгеле, Йолдыз Миңнуллина Мөдәррис Әгъләм иҗатын театральләштерде.

Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре белән килде / Татарстан Президенты очрашулар уздырачак һәм берничә предприятиедә булачак.

Казанда "Музейлар төне" программасы билгеле / Быел "Музейлар төне" "Элементлар" темасына багышлана.

Йолдыз Миңнуллина икенче тапкыр Мөдәррис Әгъләм иҗатын театральләштерде / "Угол" иҗат лабораториясендә “Төшке ялдан соң” шигыре буенча әдәби театр күрсәтелде.

Актаныш театры “Итил суы ака торур” тарихи спектаклен Казан сәхнәсендә күрсәтте / Спектакльне караган Разил Вәлиев театр коллективы башкарган эш белән соклануын әйтте.

Диния нәзарәте карамагындагы татар мәктәбе Казанның Гагарин урамында булачак / "Ниятебез - безгә бирелгән бинаны зур, тулы куәтле мәктәп итү", - диде бүген журналистлар өчен оештырылган ифтар мәҗлесендә Татарстан мөфтие.

"Безнең җыр" исемле лаборатория октябрь аена кадәр яңа татар җырлары иҗат итәчәк / "Калеб" яңа буын җыены яңа җырлар иҗат итүгә багышланган беренче түгәрәк өстәл утырышын үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов Төркиядә Бурса сәнәгать зонасы заводларында булды / Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Төркиядә.

Ел башыннан өч татарстанлы ис газы белән агуланып үлгән, 42 кеше зыян күргән / Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга газ җиһазларын куллану вакытында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр иттеләр.