420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казан федераль университетының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин "Татар журналистикасы кафедрасы"ның башка кафедралар белән берләшүенә карата үз фикерен белдерде.
КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе составындагы дүрт кафедраны берләштереп, ике зур кафедра төзеләчәге турындагы хәбәр апрель аенда чыкты. Аның нигезендә, “Татар журналистикасы кафедрасы" башка кафедралар белән берләшә, һәм бу атама кулланылмый башлаячак.
"Кафедралар берләшү – профильләр кушыла дигән сүз түгел, оптимальләшү генә”, – диде Васил Гарифуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Кафедра мөдире сүзләренчә, бу кушылу эшне киметми, ә арттыра гына. “Әйтик, бер кафедра ике профиль алып бара, өч профиль алып баручылары да бар. Кайбер кафедра бишәр профиль буенча эш алып бара, кайберләре берне генә. Татар журналистикасы кафедрасы бер генә профиль буенча эш алып бара иде. Хәзер без ике профиль алып барачакбыз. Бу – эш арта дигән сүз. Студентлар әзерләүдә бернәрсә дә үзгәрми. Бу – ике бүлмәдә утырган укытучылар бер бүлмәгә берләшә дигән сүз. Шул гына. Программалар, укыту программалары үзгәрми, профильләр шул ук кала, яңалары да ачылачак әле. Монда бернинди дә куркыныч юк”, – диде Васил Гарифуллин.