Зилә Вәлиева: “Табигать һәм алгарышның гармониядә яшәвенә ирешү зарур”

Казанда “Подрост” IX Бөтенроссия яшүсмерләр урман конкурсының финал этабы ачылды

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексында “Подрост” IX Бөтенроссия яшүсмерләр урман конкурсының финал этабы ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Виктор Чикалюк, ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев катнашты. Башта рәсми затлар беренче катта тәкъдим ителгән күргәзмә белән танышып чыкты.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм Мәгариф буенча федераль агентлык тарафыннан гамәлгә куелган “Подрост” Бөтенроссия яшүсмерләр урман конкурсы 2004 нче елдан башлап үткәрелә. Аның максаты – гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны урман экосистемаларын һәм табигатьне саклау буенча практик эшчәнлеккә өйрәнү эшенә җәлеп итү, урман экологиясе буенча белемнәрне баету, урман хуҗалыгы серләренә, урманны яклау ысулларына, урманнарны торгызу алымнарына төшенү. Бәйгедә башлангыч һәм урта һөнәри һәм өстәмә белем бирү оешмаларыннан 14-18 яшьтәге укучылар, урман хуҗалыгы һәм табигатьне саклау оешмалары белгечләре катнаша.
Бәйге “Урман белеме һәм урманчылык”, “Урман җәнлекләре экологиясе”, “Урман үсемлекләре экологиясе”, “Практик табигатьне саклау эшчәнлеге”, “Мәгарифне модернизацияләү шартларында мәктәп лесничестволары” номинацияләре буенча уздырылган. Жюрины танылган галимнәр-урманчылар тәшкил итә. Жюри рәисе – Россия урманчылары ширкәте президенты, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академигы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Анатолий Писаренко.
Казанга Россиянең 43 төбәгеннән читтән торып оештырылган этапларның 85 финалисты җыелган. 17 нче май көнне “Саба урманчылыгы” нда үз номинацияләрендә беренче урынны яулаучылар Россия данын “Подрост” халыкара конкурсында яклаячак.
“ЮНЕСКО” мәгълүматларына караганда, урманнар минутына 29 га тизлек белән юкка чыгып бара. Моңа бәйле рәвештә урманнарны саклап калу турында кайгыртуны арттыру бурычы кискен куела.
 Зилә Вәлиева ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды. “Быел Казанда узучы “Подрост” Бөтенроссия конкурсында сезне сәламләвемә шатмын. Әлеге бәйге Россия Федерациясенең иң бай табигый мирасын – урманнарны өйрәнү һәм саклап калу максатын күздә тота. Ул шулай ук безнең күпмилләтле илебезнең сәламәт акыллы яшь буынын формалаштыруга булышлык итә, табигать кануннары нигезендә яшәргә өйрәтә. Нәкъ менә шундый яшьләр слетлары тирә-як мохитне саклап калу һәм яшәртү өчен хезмәт итә. Бүген бирегә Россиянең төрле почмакларыннан, бик ерактан Краснодар, Алтай крайларыннан, Волгоград, Новосибирски өлкәләреннән, Саха, Карелия Республикаларыннан урманга гашыйк яшүсмерләр, урман сәнәгате комплексының чит ил компанияләре вәкилләре дә җыелган, сезнең арада урманчылар династиясен дәвам иттерүчеләр дә бар. Уртак тырышлык белән урманны саклап калу гына түгел, Россия урман белгечләренең күркәм традицияләрен дә үстерә алырбыз дип ышанам. Конкурсны оештыручыларга зур рәхмәт. Бәйгедә катнашучыларга кызыклы эш, яңа элемтәләр, җанлы аралашу телим” – диелә сәламләүдә.
Зилә Вәлиева ассызыклаганча, җәмгыятнең модернизациясе төшенчәсе астында заманча технологияләр генә түгел, фикерләүнең үзгәрүе дә күзаллана. “Табигать һәм алгарышның гармониядә яшәвенә ирешү зарур. Талантлы яшьләрнең шушы мәсьәләне хәл итүгә алынуына шатбыз”, - ди вице-премьер. Ул хәбәр иткәнчә, республикада 89 мәктәп-лесничество исәпләнә, аларда 2 меңнән артык укучы бу юнәлештә актив эш алып бара. “Бу конкурс урман хуҗалыгы өчен иң яхшы кадрларны әзерләргә ярдәм итә”, - дип җөпләде Зилә Вәлиева.
Виктор Чикалюк чыгышында билгеләп үткәнчә, урманнар – планетабызда төп хәзинәләрнең берсе. Алар цивилизациянең тотрыклы үсешен тәэмин итә. “Яшь натуралистлар хәрәкәте табигатьне саклау мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора. Урман хуҗалыгы белгечләре экологик үзаң тәрбияләүдә хәлиткеч роль уйный, ә яшь урманчылар аларга эшләрендә ярдәм күрсәтә. Укучыларның табигать серләренә китап аша гына төшенеп калмыйча, белемнәрен тәҗрибәдә кулланып, тагын да тирәнрәк гыйлем эстәүгә ашкынулары сөендерә. Урман хуҗалыгы буенча федераль агентлык укучыларның урманга кызыксынуын һәрвакыт хуплап килде”, - дип, ул бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде.
 Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Виктор Масляков Боерыгы нигезендә, ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Россия Федерациясе күләмендә  иң яхшы җитәкче итеп билгеләнгән. Бу уңайдан Виктор Чикалюк Наил Мәһдиевне бүләкләде, соңгысы исә мондый югары бәя һәм ышаныч өчен рәхмәтен җиткерде.