ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры татарстанлыларны Халыкара гаилә көне белән тәбрикли

Анда гаилә һәм балаларга карата дәүләт роле, төбәк сәясәте хакында аерымачык әйтелә

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп, Халыкара гаилә көне белән котлады. Тәбрикнамә текстында, аерым алганда, болай диелә:

Бәхетле кеше турында Лев Толстой: “Счастлив тот, кто счастлив у себя дома”, - дип язган. “Бүген без иң бәхетле, мәрхәмәтле бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Бу истәлекле дата гаилә кыйммәтләрен тагын бер кат искәртеп, җәмәгатьчелек игътибарын гаилә проблемаларына юнәлтергә этәрә.

Гаилә төрле буыннарны бәйләүче звено, рухи, милли һәм мәдәни гореф-гадәтләрне саклаучы булып тора. Ә ныклы, сәламәт гаилә – ул көчле илнең нигезе. Нәкъ менә шуңа күрә гаилә һәм социаль-демографик проблемалар дәүләт хакимиятенең даими күз уңында тора. Татарстан Республикасы социаль сәясәте дә ныклы гаиләләр формалаштыруга һәм гаилә институтын ныгытуга юнәлтелгән. Безнең төбәктә балаларга пособиеләр бирелеше тәэмин ителгән, социаль ипотека программасы эшли. Социаль яктан якланмаган балаларга һәм аз тәэмин ителешле гаиләләргә булышуга без барлык көчебезне салабыз.

Шушы истәлекле көндә үземнән ихлас хөрмәт белдереп, үзләренең генә түгел, гаиләсенә кабул иткән балаларны да әйбәт итеп тәрбияләгән ата-анага, күп балалы гаиләләргә, гаилә тормышында зур тәҗрибә туплаган гаилә парларына, яңа өйләнешкәннәргә һәм гаиләсен әле корырга гына җыенганнарга да бәхет телим. Барысына да иң яхшы теләкләр юллыйм, игелеклелек, иминлек, матур теләк-ниятләр, күңел көрлеге һәм мәхәббәт телим!” – диелә министр котлавында.