ТР эчке эшләр министры шәхси куркынычсызлык хезмәтендә эшләүчеләргә үз киңәшләрен бирде

“Бернинди дә компаниядәшлек булырга тиеш түгел”, - диде Артем Хохорин

 (Казан, 15 май, «Татар-информ»). ТР буенча эчке эшләр министры полиция генерал-майоры Артем Хохорин шәхси куркынычсызлык хезмәтенең оператив-эзләү частеның шәхси составы белән очрашу үткәрде.
Министр оперативниклар алдына берничә бурыч куйды. Шәхси куркынычсызлык бүлекчәсенең закон бозган хезмәткәрләрне, беренче чиратта, җитәкчеләрне ачыклау кебек төп функцияләре өстенлекле булып кала. “Бер-берсен яклау, ришвәтчелек, коррупция элемтәләр – теләсә кайсы мәгълүмат тикшерү өчен җирлек булырга тиеш. “Безнең яклы булмаган хезмәткәрләрдән катгый чаралар күреп арыну зарур”, - дип ассызыклады Хохорин.
Икенчедән, министр полиция бүлегенә китерелгән һәм тоткарланган кешеләр белән эшләгәндә закон үтәлешен контрольгә алуга игътибарны юнәлтүне таләп итте. Моннан тыш, шәхси куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләренә министрлык кадрлары белән бергә шәхси состав буенча булган мәгълүматны җентекләп анализлау көтелә.
“Бернинди дә компаниядәшлек булырга тиеш түгел, - диде Артем Хохорин, - безнең алда җәмгыятькә зыян китерергә сәләтле хезмәткәрләрдән арыну бурычы тора”.
Оперативникларга тагын бер юнәлештә – эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен саклауны тәэмин итү буенча актив эш алып бару зарур.
Министр сүзләренә караганда, “Әгәр хезмәткәрнең гаепле булуын тәгаен аңласак, ул җаваплылыкка тартылырга тиеш. Әгәр шулай итеп намуслы хезмәткәргә йогынты ясарга җыеналар икән, без аны якларга бурычлы. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.