Әлмәттә 11 меңнән артык инвалид гомер кичерә

“Үтеп йөри алырлык мохит” программасын тормышка ашыруга агымдагы елда районга 22 миллион сум акча бүлеп бирү планлаштырылган

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Мәгълүм булганча, илебездә 2011-2012 елларга исәпләнгән “Үтеп йөри алырлык мохит” федераль программасы эшли. Ул республикада 2011-2015 еллар дәвамында тормышка ашырылачак. Быелгы исемлеккә дә Әлмәт объектлары кертелгән. Муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов бу уңайдан киңәшмә уздырды, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.
Белгәнебезчә, “Үтеп йөри алырлык мохит” программасы физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең төрле объектларга керә алуын тәэмин итү буенча чаралар комплексын үз эченә алган. Бу урында шәһәр һәм районда 11 меңнән артык инвалид гомер кичерүен дә искәртеп үтәсе килә. Аларның 300 гә якыны коляскада хәрәкәт итә. Узган ел әлеге программага Әлмәт муниципаль районының дүрт учреждениесе кертелгән иде. Болар – мәшгульлек үзәге, балалар шифаханәсе, бала тудыру йорты һәм үзәк район шифаханәсе. Әлеге учреждениеләргә инвалид һәм авыр хәрәкәтләнүче башка төркем кешеләр тоткарлыксыз үтеп керә алсын өчен җиһазландыруга республика һәм федераль бюджеттан 12,5 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бүген аларда барлык уңайлыклар да тудырылган.
Марат Гыйрфанов быел программага социаль яклау идарәсенең, 3 нче шәһәр поликлиникасының, музыка көллиятенең, Р.Фәхретдин урамындагы 59 һәм 63 нче йортларның (биредә нигездә начар күрүчеләр яши) кертелүен хәбәр итте. Моннан тыш коляскада йөрүче инвалидлар яшәгән йортлар подъездларын да пандуслар белән тәэмин итәргә кирәк булачак. Район башкарма комитеты җитәкчесе алар буенча да эш күләмен билгеләү зарурлыгына басым ясады.
Әлмәт муниципаль районына “Үтеп йөри алырлык мохит” программасын тормышка ашыруга агымдагы елда 22 миллион сум акча бүлеп бирү планлаштырылган. Һәр объектка максатчан билгеле бер сумма каралган. Әлеге акчага алда санап үтелгән учреждениеләрнең биналары, йорт подъездлары пандуслар һәм тоткарлыксыз үтеп керә алу өчен каралган башка җайланмалар белән җиһазландырылачак. Марат Нилович узган ел бу җәһәттән башкарылган эшләргә ишарәләп, байтак кына тәҗрибә туплануын, ясалганны кабаттан үзгәртмәс өчен эшләр башлаганчы ук проектны кабаттан карап чыгу, җайланмаларны барлык таләпләрне саклап урнаштыру кирәклегенә күрсәтте. Һәр нәрсә инвалидларга уңайлы булырлык итеп ясалырга тиеш.