Казан төбәге тимерьюлчылары чирек гасыр дәвамында Юдино үзәгендә сәламәтлекләрен ныгыта

Агымдагы елның февраленнән апрель азагына кадәр биредә 275 кеше савыктыру курсларын узган

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Юдинода, Горький тимер юлының локомотив бригадалары хезмәткәрләрен реабилитацияләү үзәгендә, узган ел 548 кеше тернәкләндерелгән. Агымдагы елның февраленнән апрель азагына кадәр биредә 275 кеше савыктыру курсларын узган.
Биредәге савыктыру программасы авыру формасына бәйле рәвештә физиотерапияне, су процедураларын, дәвалау физкультурасын үз эченә ала.
Үзәк элек тимерьюлчылар өчен каралган санаторий-профилакторий базасында эшли. Горький тимер юлының корпоратив коммуникацияләр хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта Юдинодагы әлеге тернәкләндерү үзәгендә капиталь төзекләндерү бара. Ремонттан соң үзәккә яңа медицина җиһазлары урнаштырылачак.