Газ ягулыгына күчкән автотранспорт предприятиеләре өчен салым ташламалары каралачак

Бүген Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында узган киңәшмәдә метанны мотор ягулыгы сыйфатында куллану мөмкинлекләре каралды

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында узган киңәшмәдә табигый газ – метанны мотор ягулыгы сыйфатында куллану мөмкинлекләре каралды. Чарада Экология һәм табигый байлыклар, Энергетика министрлыклары, салым хезмәтләре, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, “Газпром трансгаз-Казан” җәмгыяте, республиканың автотранспорт предприятиеләре вәиклләре катнашты.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин белдергәнчә, бүгенге көндә республикада автотранспортны газ ягулыгына күчерү өчен барлык алшартлар бар. Аерым алганда, сыекландырылган табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында куллануны киңәйтү белән бәйле оештыру мәсьәләләре хәл ителгән. Алдагы этапта транспорт чараларын газ ягулыгын кулланырлык итеп җиһазландырырга, мондый транспортны ремонтлау һәм техник контроль булдыру өчен махсуслаштырылган предприятиеләр челтәрен төзү кирәк булачак. Министр белдергәнчә, газ ягулыгына күчкән автотранспорт предприятиеләре өчен салым ташламалары каралачак. Моны киңәшмәдә катнашкан Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин да раслады һәм хәзер республикада моңа кагылышлы норматив актлар әзерләнүен хәбәр итте.
Киңәшмәдә “Раритэк” автотехникасы һәм табигый газ кулланылучы ягулык салу станцияләре презентацияләнде, дип хәбәр итәләр министрлыктан.
Зур йөк автомобильләрен һәм пассажир транспортын газ ягулыгына күчерү зарурлыгы, аның экология, иминлек һәм экономия ягыннан өстенлекләре белән бәйләп аңлатыла.