Фәрит Мөхәммәтшин республиканың профсоюз оешмалары лидерлары белән очрашты

Профсоюзлар элеккечә массакүләм иҗтимагый оешма булып кала дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин

  (Казан, 15 май, «Татар-информ»). Бүген Дәүләт Советында республика профсоюзлары лидерлары өчен Ачык ишекләр көне узды. Парламентта Татарстан Профсоюзлар федерациясе химаясында эшләүче республика икътисадының төрле тармак профсоюз оешмалары рәисләре кунак булды.
Профсоюз оешмалары хезмәткәрләре парламент бинасын карады, парламент комитетларында булды, депутатлар һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очраштылар.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин профсоюз лидерлары белән очрашуга республиканың өч районында чәчү мәйданнарын караганнан соң килде. “Авыл хезмәтчәннәренең кәефләре яхшы, без ягулык-майлау материалларына бәяләр төшерү буенча берничә мөһим мәсьәләне хәл иттек, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин, - авыллар яшәрә, республика Президенты инициативасы белән Мәдәният йортлары төзелә, депутатлар сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносын оештыру проблемаларын карады, фельдшерлык-акушерлык пунктларында булдык”.
“Профсоюзлар элеккечә массакүләм иҗтимагый оешма булып кала дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Без бергәләп килешеп эшлибез”. Парламент җитәкчесе республикада профсоюзлар белән дәүләт хакимияте органнарының актив хезмәттәшлек итүләре нәтиҗәсендә республикада социаль партнерлык үзара мөнәсәбәтләр нормасы булды дип билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин профсоюз хезмәткәрләренә социаль–хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өч яклы комиссия эше өчен аеруча рәхмәт белдерде. Ел саен Профсоюзлар федерациясе, Татарстанның эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәсенең координация советы, Министрлар Кабинеты социаль-икътисад сәясәт үткәрү һәм социаль партнерлыкны үстерү турындагы Республика килешүен имзалый. Парламент җитәкчесе хезмәтне саклау мәсьәләләрен хәл итүдә профсоюзларның өлешен бәяләп бетергесез дип атады.

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук республиканың ирешкән уңышлары хакында сөйләде. Татарстан Россия субъектлары арасында сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, инвестицияләр, торак төзелеше күрсәткечләре буенча лидерлыкка омтылуны дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм социаль өлкәдә, шулай ук мәгариф һәм сәламәтлек саклау тармакларында сизелерлек үзгәрешләр булды. Мәдәният өлкәсе мәсьәләләре хәл ителә, бигрәк тә тарихи һәйкәлләрне саклау һәм реставрацияләү буенча эшләр башкарыла..
Фәрит Мөхәммәтшин закон чыгару эшчәнлеге хакында сөйләгәндә, республикада закон базасын формалаштыру буенча киңкүләмле эшләр алып барыла дип ассызыклады. Дәүләт Советы Рәисе соңгы елларда республика парламенты кабул иткән законнар буларак түбәндәгеләрне атады: “Хезмәт ветераны” исемен бирү тәртибе турындагы”, “Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил турындагы”, “Гражданнарның торакка хокукларын яклауны тәэмин итү турындагы”, “Татарстан Республикасында дәүләт-шәхси партнерлык турындагы”, “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турындлагы” һ.б.
Фәрит Мөхәммәтшин республика профсоюзлары алдындагы проблемалар арасыннан хезмәт хакы түләү мәсьәләсен атады. Хезмәт хакы буенча бурыч, социаль объектлар, бигрәк тә балалар бакчалары белән тәэмин итү һ.б. проблемалар актуаль булып кала.
Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин республика парламенты белән Татарстан профсоюзларының конструктив хезмәттәшлеге киләчәктә дә дәвам итәчәк һәм мондый очрашулар традициягә әйләнәчәк дип ышаныч белдерде. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге хәбәр итә.