Татарстандагы юл һәлакәтләренең 80 проценты автомобиль йөртүчеләрнең гаебе белән булган

“Без бүген глобаль проблема дип олыларның балаларга карата җавапсызлыгы яки юл-транспорт хәлләренә кагылышлы элементар кагыйдәләрне дә белмәвен саныйбыз”, - диде бүген матбугат очрашуында Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы Рифкат Миңн
(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Без бүген глобаль проблема дип олыларның балаларга карата җавапсызлыгы яки юл-транспорт хәлләренә кагылышлы элементар кагыйдәләрне дә белмәвен саныйбыз. Балалар катнашындагы юл һәлакәтләренең 80 проценты автомобиль йөртүчеләрнең гаебе белән була”, - дип билгеләп үтте бүген “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, агымдагы елның гыйнвар-апрель айларында Татарстан юлларында16 яшькә кадәрле балалар катнашында 119 һәлакәт теркәлгән, 3 бала үлгән.

Ә май аеның 5 көне эчендә генә тагын 4 фаҗига килеп чыккан. Р.Миңнеханов сүзләренчә, 4 бала да җәяүле булган. Мәсәлән, Нурлатта 8 майда 6 яшьлек кызчык автомобиль астына эләгә, шул көнне ук Казанда төнге сәгать унбердә көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә аек булмаган әнисе белән юл аша чыкканда 7 яшьлек малайны машина бәрә, 12-13 май көннәрендә шулай ук башкалада һәм Мөслим авылында нарасыйларның гомере өзелә.

Рифкат Миңнеханов бүгенге очрашуда ата-аналарны юлларда аеруча игътибарлы булырга, балаларны үзләрен генә урамга чыгармаска, караучысыз калдырмаска чакырды.