Татарстанда “Чиста һава” операциясе башланды

ТР Экология һәм табигый ресурслар, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы инспекторлары 300дән артык транспорт предприятиесен тикшерәчәк
(Казан, 15 май, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Бүген Татарстанда “Чиста һава” операциясе башланды. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының атмосфера һавасын саклау бүлегеннән хәбәр иттеләр.
Бүгенге көндә Татарстанда автотранспорт чаралары һавага бүлеп чыгарган зарарлы матдәләрнең күләме 60 проценттан артып китә, ә машиналарның гомуми саны 900 меңгә якынлаша. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә агымдагы елның 1 октябренә кадәр үткәреләчәк операция барышында 300дән артык транспорт предприятиесен һәм 5,5 меңгә якын автомобильне тикшерү күздә тотыла.