Табигатьне саклау буенча ТР инспекторлары бу атнада 6 беркетмә тутырган

Рейд тикшерүләре экология икеайлыгы кысаларында үткәрелде
(Казан, 15 май, “Татар–информ”). Татарстанда экология икеайлыгы кысаларында рейд тикшерүләре дәвам итә. Бу атнада ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының экология иминлеге буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре берничә шәхси эшкуарның һәм “Ар Торг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә табигатьне саклау законы таләпләрен бозу очракларын ачыклады.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экология һәм санитар–эпидемиология таләпләрен үтәмәгән өчен физик һәм вазифаи затларга карата 6 беркетмә тутырылды, дип хәбәр ителә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының рәсми сайтындагы дәүләт инспекциясе хисабында.