Петербург мөселман зиратында шимбә өмәләре дәвам итә

Һәркем мәрхүмнәр алдында үзен бурычлы саный
(Санкт-Петербург, 15 май, “Татар–информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербургта соңгы өч елда Яңа Волков зиратында мөселманнар күмелгән урында шимбә өмәләре үткәрү матур йолага әйләнеп бара. Бу кирәкле һәм мөһим эшне Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар милли-мәдәни җәмгыяте (рәисе Рәшит Мәһдиев) оештыра. Быел да милләттәшләр зиратка оешкан төстә килде. Өмәдә катнашучылар кирәкле эш кораллары, теләүчеләр кайнар чәй алды.
Бу зиратта күп билгеле милләттәшләр күмелгән. Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград камалышын кичергәннәр, тыл батырлары да шактый җирләнгән монда.
Шимбә өмәсен оештыруда шәһәрнең Фрунзе районы һәм Яңа Волков зираты хакимияте зур ярдәм күрсәтте. Санк-Петербург хакимияте каршындагы Торак комитеты рәисе Юнис Локманов үзе дә килде. Бөек Җиңүгә багышланган шимбә өмәсендә шәхси сәбәпләр аркасында теләгән һәркем катнаша алмаган иде. Шунлыктан бу атна азагында зиратта өмә тагын үтәчәк.