Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Иске Кади авылы турында икенче китап чыгачак
Яңа китапка материаллар туплауны көзгә төгәлләп, аларны эшкәртү, мөхәррирләргә, нәшриятка бирү күздә тотыла.
(Чирмешән, 15 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының чама белән 350 ел элек нигез салынган Иске Кади авылы турында яңа китапка материаллар туплый башладылар.
«Андый китап халыкка кирәк. Хәзер утызга якын кеше теге яки бу гаилә, нәсел турында мәгълүматлар туплый, эшне үзара бүлештек», — ди китап чыгару эшендә катнашучы Сирень Әхмәдуллина.
Яңа китапка материаллар туплауны көзгә төгәлләп, аларны эшкәртү, мөхәррирләргә, нәшриятка бирү күздә тотыла. Бу яктан авыл килене Фәния Хәмидуллина эш алып бара. Билгеле, китапны чыгару өчен иганәчеләр ярдәме кирәк булачак.
Иске Кади тарихы турында 2011 елда бер китап басылган иде инде, әмма анда кайбер кешеләр турында истәлекләр, хатирәләр, фактлар җитеп бетми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз