news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта гаилә мәктәбе дәресләре булды

Проект психологлар, дин әһелләре, табиблар катнашында узучы дәресләрдә укучыларга гаилә кыйммәтләре хакында бәян итү максатыннан үткәрелә.

Актанышта гаилә мәктәбе дәресләре булды
https://aktanysh.tatarstan.ru/

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Актаныш районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге каршында «Гаилә мәктәбе дәресләре» моннан сигез ел элек оештырылган иде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева башлап җибәргән проект шактый уңышлы гамәлгә ашырылып килде.

Проект психологлар, дин әһелләре, табиблар катнашында узучы дәресләрдә укучыларга гаилә кыйммәтләре хакында бәян итү максатыннан үткәрелә. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Пандемия вазгыяте шартларында үз эшчәнлеген туктатып торырга мәҗбүр булган «Гаилә мәктәбе дәресләре» бүген янә җанландырылды.

Өлкән сыйныф укучылары белән очрашуга өлкән психолог Фәһимә Шәйгәрданова, районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин килгән иде.

Чараны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева алып барды. Гаилә мәктәбе дәресләрен тыңлаган укучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100