news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

25 яшьлек Никита Фомин Татарстанның 3 районы буенча Росреестр башлыгы итеп билгеләнде

Роман Әхмәтҗанов Спас Үзәк район хастаханәсенең баш табибы кәнәфиен биләде.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Болгарда советның чираттагы утырышы узды, анда Татарстанның Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов Алексеевск, Спас һәм Әлки районнары буенча Росреестрның яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Әлеге вазифаны 25 яшьлек Никита Фомин башкарачак.

Фомин 1996 елда Татарстанның Алексеевское бистәсендә туган. Мәскәүдә укыган, Россия дәүләт гадел хөкем университетын тәмамлаган.

Яңа җитәкче үз карьерасын 2019 елда Казанның Росреестры үзәк аппаратында беренче разрядлы белгеч вазифасында башлаган. 2020 елның июлендә – белгеч-эксперт, шул ук елның 31 декабрендә – әйдәп баручы белгеч, 2021 елның мартында бүлек башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән. Фомин Спас районында яңа вазифага быелның 1 апрелендә кереште, аны район Советы утырышында рәсми рәвештә тәкъдим иттеләр.

Спас районында кадрлар өлкәсендә тагын бер үзгәреш булды. Роман Әхмәтҗанов Үзәк район хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнде. Моңа кадәр ул баш табиб урынбасары булып эшләгән.

Әхмәтҗанов әлеге вазифада Наил Исхаковны алыштырды. «Новая жизнь» газетасы хәбәр иткәнчә, Наил Исхаков Үзәк район хастаханәсендә баш табиб урынбасары вазифасында эшен дәвам итәчәк.

Яңа вазифаларга билгеләү турында Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков имзалаган боерык бүген, 15 апрельдә үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100