Казанда җәмәгать транспорты тукталышларын дезинфекцияли башладылар

Гадәти вакытта тукталышларның павильоннарын су белән юганнар, әмма коронавирус аркасында махсус чара куллана башлаганнар.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясе таралу сәбәпле, Казанда подъездларны һәм җәяүлеләр кичүләрен эшкәртү белән беррәттән, җәмәгать транспорты тукталышларын дезинфекцияләү башланды. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эш барышын шәһәр башлыгы Илсур Метшин карады. Аңа дезинфекция көндәлек режимда уза дип аңлаттылар, кешеләр куллары белән тотына торган урыннарга аерым игътибар бирелә. Эшкәртү өчен «Дезгран» махсус чарасы кулланыла.

 «Кыштан соң без аларны чистарттык, тәртипкә китердек, хәзер дезинфекция чарасы белән эшкәртәбез. Гадәттә штатлы режимда тукталышларны су белән юабыз, әмма хәзерге шартларда дезинфекторлар кулланабыз», — дип сөйләделәр Илсур Метшинга.

Моннан тыш, шәһәрнең урам-юл челтәрен дә көн саен чистарталар. «Урамнарны көндез һәм кич юабыз, киләсе атнада урамнарны техник чаралар, шампунь белән эшкәртәбез», — дип хәбәр итте «Горводзеленхоз» тресты» МУП идарәчесе Роза Җаббарова.