Тәтешнең Көньяк микрорайонында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен чираттагы йорт файдалануга тапшырылды

Шушы йортны төзегән “ИдельСтрой” ҖЧҖ коллективы Мөхәррәм Ибәтовтан аерым рәхмәткә лаек булды

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Тәтеш шәһәренең Көньяк микрорайонында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тол калган солдат хатыннары өчен чираттагы йорт файдалануга тапшырылды, дип хәбәр итә “Тәтеш таңнары” хәбәрчеләре.
– Йорт алдындагы пычракка игътибар итмәгез, – диде булачак фатир хуҗаларына мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Мөхәррәм Ибәтов, – җир кибү белән, биредә тротуарлар һәм эскәмияләр барлыкка киләчәк, ягъни яшәү өчен бөтен уңайлыклар тудырылачак.
Шуңа да, диде ул, сезгә сөенеп яшәргә генә кала. Йорт эчендә дә бөтен уңайлыклар булдырылган, шуңа да үзләренең яңа торакларын карап йөрүчеләр, төзүчеләргә дә, ил, республика һәм район хакимиятләренә рәхмәт әйтүдән туктамадылар. Ә үзенең булачак күршеләре фикерен белдереп, тол калган солдат хатыны Таисия Трифонова болай диде: “Безгә зур шатлык бүләк иткәннәре өчен Президентыбызга да, район башлыгына да, төзүчеләргә дә чын күңелдән рәхмәт”.
Шушы йортны төзегән “ИдельСтрой” ҖЧҖ коллективы Мөхәррәм Ибәтовтан аерым рәхмәткә лаек булды. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген төзелеш объектлары торгызуга карата таләпләр югары, шунлыктан моны һәркем дә булдыра алмый. Ә “ИдельСтрой” директоры Нурзия Фатыйхова фатир ачкычлары алучыларның барсын да тәбрикләп, яңа йортта килеп чыгарга мөмкин булган бөтен җитешсезлекләрнең предприятие тарафыннан бетереләчәген искәртте. Без беркая да китмибез, диде ул, биредә яшәүчеләргә предприятиенең телефон номерларын калдырабыз. Шулай ук “Буинское управление строительства” ҖЧҖ директоры Анатолий Шахов та ветераннарны яңа фатирлы булулары белән котлады.