Казан дәүләт медицина академиясе белгече Женева инновцияләр салонының алтын медаленә лаек булды

Швейцариянең Женева шәһәрендә шушы көннәрдә уйлап табулар буенча "INVENTIONS GENEVA” дигән 39 нчы Халыкара күргәзмә узды
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Швейцариянең Женева шәһәрендә шушы көннәрдә уйлап табулар буенча "INVENTIONS GENEVA” дигән 39 нчы Халыкара күргәзмә узды. 1972 елдан бирле оештырылучы әлеге күргәзмә Ауропада фән һәм техника казанышларына багышланган мәртәбәле чараларның берсе санала.
Анда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Россиянең бердәм экспозициясе урнаштырылган иде.Әлеге экспозиция кысаларында Казан дәүләт медицина академиясенең ортопедия стоматологиясе кафедрасы ассистенты Алла Рафф үз эшләнмәләрен тәкъдим итте, дип хәбәр итәләр академиядән.
Алла Рафф яңак сөяге-ияк деформацияләрен һәм имгәнүләрен дәвалауның функциональ ысулларын тәкъдим иткән иде. Халыкара жюри күргәзмәгә тәкъдим ителгән иң яхшы эшләрне махсус бәләкләр һәм дипломнар белән билгеләп үткән. Алла Рафф Женева инновцияләр салонының һәм халыкара жюриның алтын медальләренә лаек булды.