“Татмедиа” дәүләт учреждениесе гаммәви мәгълүмат чаралары өлкәсендә җитәкчелек итәчәк

Яңа “Татмедиа” ААҖ эшчәнлегенә республикадагы 90 филиал аша мәгълүмати һәм басма хезмәтләр күрсәтү керә
(Казан, 15 апрель, “Татар–информ”). Бүген ТР җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры урынбасары Сергей Демидов Татарстан Республикасы “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы карамагындагы учреждениеләрне реформалаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Сергей Демидов хәбәр иткәнчә, гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт идарәсен тәэмин итү һәм башка функцияләрне башкару өчен 26 мартта ТР Президентының “ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы дәүләт учреждениесен юкка чыгаруны кире кагу турында”гы Указы үз көченә керде. Хәзер әлеге дәүләт учреждениесе тармак белән җитәкчелек итәчәк, дәүләт заказлары урнаштырачак һәм медиафорумнар үткәрәчәк. Яңа “Татмедиа” ААҖ эшчәнлегенә республикадагы 90 филиал аша мәгълүмати һәм басма хезмәтләр күрсәтү керә, дип хәбәр итә ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгының матбугат хезмәте.