Таможнялар Россия Федерациясе чикләренә якын регионнарга күчереләчәк

Шушы глобаль эшнең I этабы Идел буе федераль округында иң зурларыннан берсе саналган Татарстан таможнясына әлегә турыдан-туры кагылмый, ләкин...

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген «Татар-информ» интернет-телестудиясендә ТР буенча РФ Таможня идарәсе җитәкчесе подполковник Альберт Мәүликов катнашында туры эфирда видеоконференция үткәрелде. Татарстан таможнясы җитәкчелеген үз кулына  алуына нибары 100 генә көн үткән җитәкче: «Ул көннәр бер көн кебек кенә үтте дә китте. Шуны әйтә алам: коллективның нигезен югары квалификацияле белгечләр тәшкил итә, ул бер йодрыкка тупланган. Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Таможня хезмәте гамәлгә кертергә планлаштырган программалар үтәлерлек һәм җитәкчелек тарафыннан куела торган бурычлар коллектив хәл итәрлек. Алай гына да түгел, югары дәрәҗәдә һәм сыйфатлы итеп үтәрлек көчле коллектив», - дигән фикердә.

Якын арада гамәлгә керәчәкләреннән А.Мәүликов таможня хезмәте өчен ил күләмендә үткәрелә торганнары һәм аерым регионнар буенча каралганнарыннан таможняларны Россия Федерациясе чикләренә якын регионнарга күчерүне атады. Билгеле, моның буенча фикерләр төрле, бу юнәлештә күрелергә тиешле чаралар планы бар, шулай да, әлеге глобаль эшнең I этабы Идел буе федераль округында иң зурларыннан берсе саналган Татарстан таможнясына турыдан-туры кагылмый, дип, тышкы коммерция белән шөгыльләнүчеләрне тынычландырырга тырышты ул. «Ничек кенә булмасын, иртәме-соңмы, бу үзгәрешләр барлык таможня органнарына да кагылачак. Структураны, хезмәткәрләр санын, урнашкан урыннарын оптимальләштерү, аерым алганда, таможня аша үтүне рәсмиләштерүне зур шәһәрләрнең читенә чыгару күздә тотыла һәм бу алга таба Казанны да читләтеп үтмәячәк», -  дип хәбәр итте Альберт Мәүликов.

Һәр регионның үз үзенчәлеге булганга, таможня аша да шуңа бәйле товарлар уза. Әйтик, республикадан, аның сәнәгать куәтенә бәйле рәвештә, экспортка ашлыктан алып химия продукциясенә кадәр төрле товар чыгарыла. Ә республикада барлыгы 7 таможня посты бар, шул исәптән 2 халыкара аэропорт эшли һәм аларда да постлар урнашкан. Россиядә сәнәгать-җитештерү тибындагы нибары 2 махсус икътисади зонасы булып, шуларның 1се - Алабуга шәһәрендә. Шундый икътисади зонада эшләү өчен махсуслаштырылган таможня посты нәкъ менә Татарстанда булдырылган, ул ил күләмендә бердәнбер һәм бу аеруча үзенчәлекле санала, дип ассызыклап әйтте аның җитәкчесе.

Соңгы вакытта, илдәге икътисади кризиска бәйле рәвештә, таможня аша республикага кертелә торган товарлар, былтыргы белән чагыштырганда, 20 процентка кимегән, ә чыгарыла торганнары – 60 процент тирәсенә. «Ләкин моңа карап эш күләме кимемәде, чөнки алдынгы технологияләр гамәлгә кертелә. Икътисади кризис чорында тышкы икътисади эшчәнлектә катнашучыларга шартлар аеруча яхшыртылырга тиеш, аларны җәлеп итүнең бер ысулы ул. Таможня исә икътисади эшчәнлекне җайга салучы ролен дә башкара. Аның функцияләренең берсе – фискаль функция. Узган елны, мәсәлән, республика бюджетының керем өлешенең 50 проценты таможня ягыннан тәэмин ителешкә бәйле булды», - дип шәрехләде ТР буенча РФ Таможня идарәсе җитәкчесе подполковник Альберт Мәүликов. Болардан тыш, Россиянең эчке базарына кертелә торган продукциянең куркынычсызлыгы, чыгарыла торган товарларны лицензияләү, квоталар кертү һәм интеллектуаль милек буенча хокуклар саклану таможня хезмәте эшендә мөһим мәсьәләләрдән санала. Аның сүзләренчә, соңгысы буенча Бөтендөнья таможня оешмасы былтыр РФ таможнясы хакимияте иң яхшыларының берсе дип табылган.