Май бәйрәмнәрендә Казан белән Мәскәү арасында 7 өстәмә поезд йөриячәк

Гомумән алганда, бу чорда Горький тимер юлында 15 өстәмә поезд билгеләнә
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Май бәйрәмнәрендә пассажирлар агымы артуын күздә тотып, Горький тимер юлында 15 өстәмә поезд йөриячәк. Аларның 7 се пассажирлар арасында зур сорау табучы Казан-Мәскәү һәм Мәскәү-Казан маршрутларына билгеләнә.

595/596 нчы Казан-Мәскәү поезды 29 апрельдән үк хезмәт күрсәтә башлый. 14 сәгать 20 минутта Татарстан башкаласыннан Россия мәркәзенә юл алган состав Мәскәүгә 30 апрель иртәсендә - 5 нче 10 минутта килеп җитә. Мәскәүдән шул ук көнне 13 сәгать 27 минутта кузгалып, Казанга 1 май иртәнге 4 тулырга 8 минутта килә.

287/228 нче номерлы Казан-Мәскәү поезды исә Татарстан башкаласыннан 8 майда көндезге сәгать 10 да кузгалып китә һәм шул ук көнне кичке 7 тулырга 25 минутта Мәскәүгә килеп җитә. Россия башкаласыннан 23 сәгать 50 минутта кузгалып, 9 майда 15 сәгать 24 минутта янә Казанга кайта.

Мәскәү белән Казанны бәйләүче 206/595 нче поезд хезмәтләреннән пассажирлар 17 апрельдән үк файдалана алачак. Поезд 17 апрельдә 23 сәгать 8 минутта юлга чыга һәм 18 апрельдә көндезге 3 тулырга 21 минутта Казан вокзалына килеп туктый. Казаннан 19 апрельдә 14 сәгать 20 минутта кузгалып, 20 апрель иртәнге 5 нче 10 минутта Мәскәүгә әйләнеп кайта.

236/235 нче Мәскәү-Казан поезды 30 апрельдән 12 майга кадәр хезмәт күрсәтәчәк. Аның Россия башкаласыннан кузгалып китү вакыты 19 сәгать 39 минутта. Казанга икенче көнне иртәнге 9 тулырга 15 минутта килеп җитә һәм 7 сәгатьтән кабат Мәскәүгә юл ала.
29,30 апрельдә һәм 8 май көннәрендә Мәскәүдән Казан юнәлешенә җыенучы пассажирлар 206/231 нче Мәскәү-Казан поездын да сайлый ала. Состав Россия мәркәзеннән 23 сәгать 8 минутта кузгалып, 30 апрель, 1,9 май көннәрендә 14 сәгать 39 минутта Казанда була. Татарстан башкаласыннан поезд 30 апрель, 3,11 май көннәрендә 21 сәгать 57 минутта китә. 1,4,12 май көннәрендә аның Мәскәүгә килү вакыты көндезге 12 нче 25 минутта.

216/205 нче Мәскәү-Казан поезды 30 апрельгә билгеләнгән. Аның бу көнне Мәскәүдән кузгалу вакыты 18 сәгать 48 минутта, Казанга 1 майда көндезге 10 тулырга 25 минутта килә. 3 майда ул Казаннан 22 сәгать 28 минутта китеп, икенче көнне 13 сәгать 38 минутта Мәскәүгә кайтып җитә.


Бу юнәлешкә билгеләнгән тагын бер состав - 232 нче Мәскәү-Казан поезды исә 1 майда төнге беренче 15 минутта юлга чыга һәм 13 сәгать эчендә Казанга килеп җитә.