Казанның Киров районындагы санкцияләнмәгән чүплекләр Гиннес китабына “кертелергә лаеклы”

ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре һәм журналистлар Казанның Киров районы территориясе буенча рейдка чыкты
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген ТР Экология министрлыгы, “Татмедиа” агентлыгы, экология милициясе, республика гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре Казанның Киров районы территориясе буенча рейдка чыкты. Чара 1 апрельдә Татарстанда шәһәр һәм район территорияләрен чистарту буенча игълан ителгән ике айлык кысаларында үткәрелде.
Беренче объект Лагерная станциясе тауар ишегалдына керү юлы булды. Тимер юл белән дары заводы коймасы территориясендә төзелеш калдыклары чүплеге хасил булган. Ел саен Киров районы хакимияте бу пычрак территорияне тәртипкә китерергә тырыша, әмма стихияле чүплек янә барлыкка килә.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк таможня идарәсе инспекциясе башлыгы Тимур Гыйльметдинов журналистларга бу чүплектән ел саен арындыралар, әмма тагын шул ук хәл кабатлана, дип белдерде. Бу вәзгыятьне тимер юллар янындагы кебек койма урнаштыру коткара алыр иде. Санкцияләнмәгән чүплекләрнең экологиягә китергән гомуми зыянын тикшерүләр үткәргәч кенә бәяләп булачак.
Тимур Гыйльметдинов сүзләренчә, 1 апрельдә Казан буенча 80нән артык санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган. Аларны юкка чыгару буенча Вахитов, Идел буе һәм Киров районнарында зур эшләр башкарырга кирәк.
Рейдның икенче объекты – Забайкальская урамы. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк таможня идарәсе дәүләт инспекторы Дмитрий Миронов сүзләренчә, бу территориядә гомуми мәйданы 150 кв.метр булган санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган. Бу факт буенча Киров районы хакимиятенә бу хокук бозуны бетерергә боерык язылган. Хакимият ярдәме белән чүплекне 18 апрельгә - Казан шәһәре буенча гомумшәһәр өмәсе көненә кадәр юкка чыгарырга ниятлиләр. Хәзерге вакытта чүпләр полиэтилен капчыкларга тутырылган.