Татарстан эшсезлек дәрәҗәсе түбән булган төбәкләр арасында лидерлар бишлегенә керде

Тулаем алганда, ил буенча эшсезлек коронавирус пандемиясе сәбәпле арткан.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Татарстан, Covid-19 коронавирус пандемиясе нәтиҗәләренә карамастан, эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән булган Россия төбәкләренең берсе булды.

Республика, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автоном округларыннан һәм Санкт-Петербургтан калышып, рейтингта дүртенче урынны алды. Бу Росстат мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 2020 елның ноябрь — 2021 елның гыйнвар айларында 3,3% тәшкил иткән. 2019-2020 елларның шул ук чоры белән чагыштырганда ул 0,1%ка арткан. 2020 елның III кварталында эш эзләүнең уртача вакыты 4,3 ай тәшкил иткән.

Шул ук вакытта ил буенча, тулаем алганда, эшсезлек дәрәҗәсе 5,9% тәшкил иткән, бер ел элек булган чор белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 1,3%ка арткан. Эшсез гражданнарның гомуми саны 4,46 млн кешегә җиткән. 2020 елның III кварталында эш эзләүнең уртача вакыты 6,1 ай тәшкил иткән, 2021 елның гыйнварында бу күрсәткеч 7,1 айга кадәр артты.

Агентлык билгеләп үткәнчә, Тыва, Чечня һәм Ингушетия кебек федерация субъектларының хезмәт базарында иң начар хәл күзәтелә.