«Казанские ведомости» газетасы 30 еллыгын бәйрәм итә

Әлеге басма ХХ гасырның 90нчы елларыннан бирле шәһәр хакимияте белән анда яшәүчеләр арасында диалог мәйданчыгы булып тора.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Бүген «Казанские ведомости» газетасы 30 еллык туган көнен бәйрәм итә. 1991 елда нигез салынган газета Казан хакимияте белән анда яшәүчеләр арасында диалог мәйданчыгы булып тора.

Басманың беренче баш мөхәррире Татарстанның танылган журналисты Любовь Агеева булды. Аның җитәкчелегендә газета 90нчы елларның сәяси реформаларын яктырткан, шәһәрдә халык проблемалары ничек хәл ителүен күрсәткән.     

1995 елдан башлап «Казаские ведомости»ның баш мөхәррире вазифасын Венера Якупова били. Ул килү белән, газета диалог өчен мәйданчык кына түгел, ә ышанычлы дус, яхшы әңгәмәдәш һәм бөтен гаилә өчен компетентлы консультант да булды.

Төрле елларда газетада республиканың танылган журналистлары, шул исәптән Борис Бронштейн, Светлана Бессчетнова, Дмитрий Михайлин, Людмила Колесникова, Ольга Кондрева, Леонид Белкин, Михаил Соколов, Рафаэль Мостафин һәм Ольга Кувшинова эшләде.

2008 елда «Казан ведомости» газетасының гамәлгә куючысы алышынды — ул «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте булды. Газетаның да электрон версиясе, яңа рубрикалары барлыкка килде.

Бүген «Казан ведомости» өчен сәламәт яшәү рәвеше, гаилә мөнәсәбәтләре, җәмгыятьтә бара торган күренешләрне һәм иҗтимагый процессларны бәяләү һәм анализлау кебек темалар өстенлек итә. Басма халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурсларында катнашып, алтмыштан артык бүләк иясе, ә аның хезмәткәрләре «Бәллүр каләм» журналист конкурсында күп тапкырлар лауреат һәм җиңүче булган.

Газетаның гомуми тиражы якынча 24 мең данә тәшкил итә, аны 16 яшьтән 90 яшькә кадәрге гражданнар яздырып ала.