Балтачта санитар авиациясе өчен вертолет мәйданчыгы төзеләчәк

Вертолет мәйданчыклары 2022 елга кадәр файдалануга тапшырылачак.

(Балтач, 15 март, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлзидә Газизуллина). Балтач һәм Чүпрәле районнарында Татарстанның санитар авиациясе өчен ике яңа вертолет мәйданчыгы төзеләчәк. Алар 2022 елга кадәр файдалануга тапшырылачак.

Бүгенге көндә республикада 6 мәйданчык эшли инде.

Алар өчен төп таләп — район үзәк хастаханәсеннән 15 минут эчендә барып җитә торган ераклыкта урнашу.