Теләчедә сәнгать фестиваленең икенче этабы башланды

Фестиваль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

(Теләче, 15 март, «Татар-информ», «Теләче-информ», Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләченең оешма-предриятиеләрендә эшләүчеләр «Җиңү безнең йөрәкләдә» дип исемләнгән сәнгать фестиваленең икенче этабын башлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Фестиваль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Авыл мәдәният йортларында зур популярлык белән барды.

12 мартта тәүге концерт белән тамашачылар һәм жюри алдында район газ хуҗалыгы белән «Теләче-информ» мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре чыгыш ясады.