Азнакайда укучыларга «Советлар Союзы Геройлары — безнең якташлар» дәресен үткәрделәр

Укучылар Азнакай районыннан чыккан Советлар Союзы Геройлары, аларның батырлыклары һәм бүләкләре турында презентация карады.

(Азнакай, 15 март, «Татар-информ», «Маяк» Айгөл Шәрифуллина). Азнакайда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Советлар Союзы Геройлары — безнең якташлар» дигән батырлык дәресе узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Укучылар Азнакай районыннан чыккан Советлар Союзы Геройлары, аларның батырлыклары һәм бүләкләре турында презентация карады. Аннан соң балалар Бөек Ватан сугышы турында кроссвордлар чиште, сорауларга җавап бирделәр.

Балалар Ватаныбызның геройлары, сугыш вакытында тыл хезмәтчәннәренең ныклыгы турында сөйләүне зур игътибар белән тыңладылар.

Чара ахырында укучылар татар фронтовик шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар.