Татар морзалары мәҗлесе гали җыенга җыела

Татар морзалары мәҗлесе гали җыенга җыела

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Фоат Уразаев). 19 мартта Татар морзалары мәҗлесе Казанда зур җыен уздыра. Ул «Казан» милли-мәдәни үзәгендә иртәнге сәгать 10 да башлана. Җыенда татар морзалары нәселен дәвам итүчеләрдән тыш, күренекле галимнәр, журналистлар, артистлар һәм башка зыялылар да булачак. Анда барлыгы 200 гә якын кеше катнашыр дип көтелә.

Җыенда чыгышлары белән татар морзалары нәселеннән булган 75 кешегә «Морзалык турында» таныклык тапшырылачак. Бу кешеләр тамырлары белән халкыбызның күренекле 15 нәселенә барып тоташа. Алар арасында — Еникеевлар, Акчуриннар, Яушевлар, Чанышевлар, Терегуловлар, Аппаковлар, Аитовлар, Апанаевлар һ. б.

Татар морзалары мәҗлесе оешма буларак 2003 елда формалашты. Ул халкыбызның затлы нәселләрен барлау, татар зыялыларының борынгы традицияләрен торгызу һәм милләтебезнең тарихын яңарту буенча зур эш алып бара. Һәр халыкның яшәешендә мөһим рольне милли элита уйный. Шуны истә тотып, Татар морзалары мәҗлесе халкыбызның милли элитасын заман таләпләре югарылыгында формалаштыруда да үзеннән зур өлеш кертә.