Алуштада вәзгыять һаман катлаулана бара

Алуштада вәзгыять һаман катлаулана бара

(Симферополь, 15 март, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Кырымның Алушта төбәгендә җир, торак урын һәм иҗтимагый-мәдәни проблемалар белән бәйле вакыйгалар һаман куера бара. Җирле Милли Мәҗлес рәисе Үмәр Чабанов белдерүенчә, Мәҗлес исеменә төбәктә каршылык акцияләренә күчү тәкъдимнәре килә башлаган.

Алушта төбәгендә барлыгы 50 мең кеше яши, шуларның 3 меңе, ягъни 6 проценты Кырым татарлары. Депортацияләнгәннәрне Алуштага кайтару программасы буенча әле 1996 елда ук хөкүмәт органнары Алуштага 8 мең депортацияләнгән Кырым татарын кайтарырга тиеш булган. Үмәр Чабанов сүзләренчә, шуннан соң гына да төрле кулларга Алушта тирәсендәге 20 гектар җир сатылган. Ә Кырым татарлары өчен җир юк.

Инде 7 ел буена, төрле сәбәпләр аркасында Украина президентының “Дин тотучыларга гыйбадәтханәләрне кайтару” турындагы фәрманы үтәлми. Җирле мөселман җәмгыятенең “Шторм” кинотеатры урнашкан Түбән мәчет бинасын кайтару турындагы таләпләре дә шәһәр хакимияте тарафыннан кире кагылып килә. Мәчет урнашкан территория турында да шул ук хәл: анда сәүдә нокталары тезелеп киткән һәм шунда ук күңел ачу йорты төзү дә планлаштырылган.