Зәй районы башлыгы парламент дәресе үткәрде

Парламент дәресе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланды.

(Зәй, 15 февраль, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Николай Шамионов). Зәй шәһәре һәм районында белем бирү учреждениеләрендә парламент дәресләре уздыру дәвам итә. Шундый чараны бу көннәрдә район башлыгы, район һәм шәһәр Советы рәисе Разиф Кәримов шәһәрнең 6нчы мәктәбендә үткәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Өлкән сыйныф укучылары белән очрашуда шәһәр прокуроры Ринат Кәримов катнашты. Парламент дәресе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Ул «Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез» дип аталды.

Соңгы елларда парламент дәресләре, эшнең бер формасы буларак, көн тәртибенә кереп бара. Мондый дәресләр, беренчедән, вәкиллекле һәм башкарма органнарда эшләүче җитәкчеләргә яшь буын белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге бирсә, икенчедән, әзерлекле һәм актив укытучыларны ачыкларга ярдәм итә.