Әгерҗе шәһәре кызы Ижевскида «Татар кызы» бәйгесендә катнаша

«Татар кызы» бәйгесе Ижевск шәһәренең филармония бинасында 4 апрельдә уза.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗе шәһәре кызы Ижевскида «Татар кызы» бәйгесендә катнаша. «Татар кызы» бәйгесе Ижевск шәһәренең филармония бинасында 4 апрельдә уза. Бу турыда раойн басмасы хәбәр итә.

Рузилә Акбашева — Әгерҗедә туып-үскән, 4нче мәктәпне тәмамлаган. Ул хәзерге вакытта Ижевскида Самара дәүләт университеты филиалында белем ала.

Җиңү өчен 8 татар кызы осталыгын күрсәтәчәк.