Андрей Кондратьев Түбән Кама укучылары өчен парламент дәресе үткәрде

Түбән Кама укучылары сәясәт турында ни өчен шаяртырга ярамавын да сорадылар.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Андрей Кондратьев Түбән Каманың сигезенче сыйныф укучылары өчен парламент дәресе үткәрде. Ул ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Бердәм Россия»нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты укучыларга республика оешу турында сөйләде, сугыш елларында үз гаиләсенең тарихы белән уртаклашты һәм балаларны үз халкының батырлыгын истә тотарга чакырды.

Укучылар кунакка сораулар бирде һәм фикер алышуда катнашты. Укучыларның берсе Даниил Кәримов сәясәттә карьера ясау һәм республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында катнашу мөмкинлеге турында сорау бирде. Андрей Кондратьев депутат эшчәнлеге турында сөйләде, укучыга максатларына ирешүдә ныклык теләде.

Түбән Кама укучылары сәясәт турында ни өчен шаяртырга ярамавын да сорадылар. Партиянең Татарстан башкарма комитеты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, сәясәт турында шаяртырга була, әмма шул ук вакытта этика һәм сәяси тотнаклык кысаларында калырга кирәк.

«Парламент дәресе — төрле буын очраша торган мәйданчык. Һәркем бер-берсеннән өйрәнә ала. Мин, бер яктан, Татарстан тарихы турында сөйләдем, республиканың уңыш юлын күрсәттем. Икенче яктан, балаларга бу уңышка туры килергә, Татарстанда кабул ителгәнчә, иң югары үрләрне яуларга омтылырга кирәклеген аңлатырга тырыштым», — диде Андрей Кондратьев.