Туризм буенча федераль агентлык Россия визаларын арзан яки түләүсез итәргә кирәк дип саный

Олег Сафонов Россиягә чит ил дәүләтләре белән туристлар өчен көрәшергә кирәк дип белдерә.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Туризм буенча федераль агентлыкта Россиягә керү визаларының хәзерге бәясен артык югары дип саныйлар һәм аның бәясен арзанайту яки түләүсез итүне тәкъдим итәләр. Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә. 

«Визалар бәясен төшерергә яки бөтенләй түләүсез ясарга кирәк », — дип белдерде ведомство башлыгы Олег Сафонов «Россиядә туризм: киләчәккә инвестицияләр» конференциясендә.

Аның сүзләренчә, Россия башка илләр белән туристлар өчен җитди көндәшлектә. Ул чит ил кешеләренең ял итү урынын сайлаганда, кайсы илләргә виза кирәклеге, аны алуда кыенмы икәнлеген һәм күпме торуын тикшерә, ди. Билгеле булганча, турист иң гади һәм мөмкин булган вариантны сайлый.

Туризм буенча федераль агентлык мәгълүматлары буенча 2016 елның I кварталында Россиягә 3,48 млн турист килгән. Һәм бу, алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда, 29 процентка кимрәк.