"Татар-информ"да "Сабантуй" журналы призына көрәш бәйгесе турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). Пәнҗешәмбе көнне, 16 февральдә 9.30 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе узачак. Ул “Сабантуй” журналы призына балалар арсында көрәш бәйгесенә багышлана.

Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин, Татарстан Республикасының атказанган тренеры Николай Крылов, “Сабантуй” журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин, турнир хөкемдары Атлас Гафиятов катнашачак.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясе татар телендә алып барыла.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша.