Хөкүмәт техник спиртны ачыклауның яңа технологиясен булдыруга 5,5 млн. сум акча тотачак

Алкоголь продукциясендә техник спиртны ачыклау алымнары инде эшләнгән, ләкин бүгенге көндә алар бик кыйбатка төшә.

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). Россия алкоголь базарын җайга салу федераль хезмәте 5,5 млн сум акчаны алкоголь продукциясендә техник этил спиртны ачыклау системасын булдыруга тотачак. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.

“Бу алымны булдыруның максаты – алкоголь продукциясендә синтетик спирт куллану мөмкинлеген юкка чыгару. Шул ук вакытта ул дәүләт контроленең аналитик инструменты булып та хезмәт итәчәк. Бу методика ярдәмендә теләсә кайсы алкоголь продукциядә законсыз синтетик спирт куллану очрагын ачыклап булачак”, - дип хәбәр иткәннәр идарә тармагы матубгат хезмәтендә.

Шул ук вакытта Россия алкоголь базарын җайга салу федераль хезмәтендә алкоголь продукциядә синтетик спиртны ачыклау буенча алымнарның инде эшләнгән булуын белдергәннәр. Ләкин алар артык кыйбатка төшү сәбәпле, идарә тармагы яңа система булдырырга булган.