15 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Р.Миңнеханов Рафаэль Хәкимовка ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды, Марат Әхмәтов чәчүлек биләмәләре яхшы хәлдә дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Рафаэль Хәкимовка Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды/ Чара Казан Кремлендә Президент резиденциясендә үтте.

Сөтнең аграр тармакта эш хакы түләү өчен төп чыганак икәнен аңларга тиешсез – Президент/ Рөстәм Миңнеханов мөгезле эре терлекнең баш санын арттыруга игътибарны юнәлтергә кушты.

Марат Әхмәтов чәчүлек биләмәләре яхшы хәлдә булуын белдерде/ Шулай да, министр әйтүенчә, узган елга караганда, дым запасы азрак.

Казанда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 28 ел булу уңаеннан митинг узды/ 15 февральдә «әфганлылар» һәрчак бергә җыелалар һәм сугышчан елларын искә алалар.

Мөслим, Чүпрәле, Кукмарада Татарстан Халыклары ассамблеясы вәкиллекләре ачыла/ Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта Татарстан Халыклары дуслыгы йортының 9 вәкиллеге һәм 2 филиалы эшли. 

Май чабу бәйрәме узачак урын һәм көн мәгълүм булды/ Май чабу - керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме.

Равил Фәйзуллин Татарстан Язучылар берлеге тарихын язды/ “Ногай” кунакханәсенең Тукай клубында Равил Фәйзуллинның “Татарстан язучылар берлеге” китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.

Агымдагы елда ике яшүсмер үз-үзенә кул салган/ 013 елда Татарстанда үз-үзенә кул салган балалар һәм яшүсмерләр саны 18, 2014 елда 23, 2015 елда 16, 2016 елда 13 булган.