Юдино станциясе коллективы "Гарантияле хәрәкәт куркынычсызлыгы коллективы" исеменә лаек булган

Юдино станциясе коллективы "Гарантияле хәрәкәт куркынычсызлыгы коллективы" исеменә лаек булган

Казан, 15 февраль, "Татар-информ"). Горький тимер юлының Казан бүлегенең Юдино станциясе коллективы "Гарантияле хәрәкәт куркынычсызлыгы коллективы" исеменә лаек дип табылган. Горький тимер юлының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, магистраль бүлекчәсенең иң яхшы тимер юлчыларына бирелә торган мондый исемгә техник җайланмаларның төзексезлек очраклары артмау һәм нәтиҗәле кисәтү эшләре хокук бирә.

Моннан тыш, Юдино станциясендә 2004 елдан технологик эшләрне камилләштерү буенча эшләр алып барылган. Биредә формалаштырылган поездда автотормозлар турында реаль вакыт режимында мәгълүмат алырга һәм составны җибәрү яки ремонт эшләре үткәрү мөмкинлеге турында нигезләнгән карар кабул итәргә мөмкинлек бирүче 3 модернизацияләнгән җайланмалар куелган.

Вагоннарга артык авырлыкта йөк төямәү максаты белән Юдино станциясендә вагоннарны үлчәргә мөмкинлек бирүче тензометрик үлчәү эшләнгән.