^Россиянең иң яхшы табибы Чаллыда яши

^Россиянең иң яхшы табибы Чаллыда яши

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Ирина Ксенофонтова). Россия Педиатрлар берлеге игълан иткән бәйгедә Чаллы табибы Флүрә Әхмәрова «Елның балалар табибы-2004» исеменә лаек булды. Шушы көннәрдә Мәскәүдә узган Россия педиатрларының Х съездында табибка мактау дипломын Россия педиатрлар берлеге башкарма комитеты рәисе, Россия Медицина фәннәре академиясе академигы Александр Баранов һәм танылган балалар табибы, Мәскәү кичектергесез балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институты директоры профессор Леонид Рошаль тапшырды.

Медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле табиб Флүрә Әхмәрова үз исемен йөрткән 4нче шәһәр поликлиникасының оештыру-методологик бүлеген җитәкли. Аның инициативасы һәм актив катнашуы нәтиҗәсендә поликлиникада яшүсмерләргә медик-психологик ярдәм үзәге һәм «Сонатал» пренаталь тәрбия кабинеты төзелгән. Ул биредә унбиш ел баш балалар табибы булып эшләгән. 72 яшьлек табиб 80нән артык фәнни эш һәм Чаллы сәламәтлек саклау тарихына багышланган «Шәфкатьлелек батырлыгы» ике томлык китабын язган.

«ТАССРның атказанган табибы», «СССР сәламәтлек саклау отличнигы» кебек профессиональ исемнәреннән тыш, ул «КамАЗ төзелеше ударнигы», «Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы» исемнәренә лаек, «Мактау билгесе» ордены һәм «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән. Табиблык һөнәрен Флүрә апаның ике кызы да сайлаган.