Республикада бер атнада наркотикларны алуның 58 очрагы теркәлгән

Республикада бер атнада наркотикларны алуның 58 очрагы теркәлгән
(Казан, 15 февраль, "Татар-информ", Виктор Смирнов). Узган атнада республика территориясендә милиция хезмәткәрләре тарафыннан наркотик матдәләр алуның 58 очрагы һәм наркотиклар сатуның 14 очрагы теркәлгән. Законсыз әйләнештән 737 грамм наркотик матдә (27 грамм героин һәм 709,9 грамм марихуана) алынган. Әлеге статистикада Казан алдынгылар рәтендә тора. Республика башкаласында наркотиклар табуның - 35, ә Чаллыда 13 очрагы теркәлгән.