Кукмара станциясендә яңа вокзал булачак

Кукмара станциясендә яңа вокзал булачак

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ"). Кукмара станциясендә Горький тимер юлы һәм Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында яңа вокзал төзелеше башланды. Төзелешнең смета бәясе - 39 миллион сум, Горький тимер юлы белән Татарстан Республикасы тигез күләмдә финанслаячак.

Яңа 1310 квадрат метрлы бер катлы бина 50 пассажирга исәпләнгән. Яңа вокзалда пассажирлар уңайлыгы өчен ике тимер юл кассасы белән зур зал, кафетерий, балалы пассажирлар һәм медицина бүлмәсе каралган. Яңа бинага милиция бүлеге, вокзал һәм станция администрациясе, тауар конторасы күчәчәк. Бинаның эчен чыдамлы материаллардан: стеналарны-мәрмәрдән эшләргә, идәнгә гранит җәяргә планлаштыралар. Яңа вокзал коляскада йөрүче инвалидлар өчен дә уңайлы булачак. Алар өчен бинага кергәндә пандуслар һәм аерым бәдрәф бүлмәсе каралган. Проектчы - "Нижегороджелдорпроект" генераль институтының Казан комлекслы проектлау бүлеге.

Хәзерге вакытта Кумара станциясендә көн саен 12гә якын поезд туктала, 80 ел элек төзелгән иске бина хезмәт күрсәтә. Яңа бинага күчү агымдагы ел ахырына планлаштырылган, - дип хәбәр итә Горький тимер юлының матбугат үзәге.