Халкыбызның көнкүреше турында кайгыртып

Халкыбызның көнкүреше турында кайгыртып

(Төмән, 15 февраль, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсендә үзгәртеп кору реформалары нәтиҗәсендә авыл кешесенә көнкүреш хезмәте күрсәтү эше бөтенләй юкка чыгарлык дәрәҗәгә җитте. Авыл кешесенә телевизор, суыткыч, сәгать кебек әйберләрен төзәтү, шулай ук әйберләрне химик чистарту зур проблемага әверелде. Чөнки хакимият структурасында булган көнкүреш хезмәтен күрсәтү оешмалары юкка чыгып бара, коммерция рәвешендә эшләүчеләре, авылларга йөрү зур чыгымнар таләп итү сәбәпле, авыл кешеләренә хезмәт күрсәтми башлады.

Көнкүреш хезмәте күрсәтүче оешмалар, халык өчен хәлиткеч мәсьәләләрне аерым оешмалар һәм предприятиеләр генә хәл итә алмаячагын аңлап, узган елның март аенда үзләренең Ассоцияләрен төзеде. Аның җитәкчесе итеп бу юнәлештә зур тәҗрибә иясе, 80нче елларда өлкә Башкарма комитеты рәисе урынбасары буларак шушы мәсьәләләр белән турыдан-туры шөгыльләнгән Әхтәм Хәмит улы Каюмовны сайлап куйдылар. Ассоциация үзенең эшен халыкның, бигрәк тә авыл кешесенең көнкүреш хаҗәтләренә хакимият органнары игътибарын юнәлтүдән башлады. Башта губернатор урынбасары Павел Митрофанов катнашы белән көнкүреш хезмәтен күрсәтүче оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләренең конференциясе үткәрелде һәм аның карарлары хакимият җитәкчелеге белән өлкә Думасына тапшырылды. Ассоциация үтенече белән, өлкә Думасында халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү мәсьәләсе каралды. Хәзер 17 февральдә узачак Дума утырышында халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча карарлар кабул ителергә тиеш. Анда бу мәсьәләне хөкүмәт дәрәҗәсенә күтәрү һәм кадрлар әзерләү мәсьәләсе каралачак. Чөнки элек һөнәр училищеларында көнкүреш хезмәте күрсәтү өчен белгечләр әзерләнә иде, үзгәртеп-кору чорында ул эш юкка чыкты.

Көнкүреш хезмәте турында сүз барганда, районнарга, авылларга аеруча басым ясала. Чөнки авыл ярдәмгә бигрәк тә мохтаҗ. Хәзерге вакытта шәһәр белән авыл арасында аерма зурайганнан-зурая бара. Әгәр дә шәһәрдә уртача хезмәт хакы 7-8 мең булса, авыл кешесенеке - 1-2 мең. Аның телевизорын я суыткычын шәһәрләргә алып китеп төзәтергә бернинди мөмкинлеге дә, акчасы да юк. Кабул ителгән карарлар авыл кешеләренә шактый җиңеллек китерәчәк.

“Ассоциация – иҗтимагый оешма, телгә алынган барлык эшләр җәмәгатьчелек нигезендә алып барыла. Ул зурая, киңәя бара, аның составына инде меңнән артык кеше керде. Башкарган эшләребез нәтиҗәсез калмый, өлкә Думасы да, губернатор да үтенечләребезне кире какмый”, - ди Ә.Каюмов.